Япон Бүресе

Татарстанның яңалыкларын япон теленә тәрҗемәләү / タタール語を日本語に翻訳練習。正しい情報は原文を参照してください。

Татарстан хаҗ кылучыларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта китә / タタールスタン、メッカ巡礼の参加者の最初のグループはサウジアラビアに8/4に出発。

tatar-inform.tatar

Быел 1800 татарстанлы хаҗ кылачак.
今年は1800人のタタールスタン住民がメッカ巡礼に参加する。

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 4 августта Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына китәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Хаҗ” директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.
8月4日にタタールスタンからメッカ巡礼に参加する巡礼者の最初のグループがサウジアラビアに出発する。このため、「Tatar-inform」のエージェントにタタールスタンのムスリム信仰省の「巡礼」の責任者代理であるイルドゥス・サビトフが伝えた。

Быел Россия өчен квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән. Сабитов әйткәнчә, квота буенча буш урыннар калмаган.
今年ロシアのための割り当ては20500枠を数えた。タタールスタンの巡礼者のためには今年は1800枠与えられることになった。サビトフが伝えるところによると、割り当ての中で空きは残らなかったという。

“Хаҗ кылучылар 4 августтан китә башлый. Казаннан Мәскәүгә бара торган берничә төркем булачак. Хаҗ кылучылар төркеме 15 августка кадәр көн саен китәчәк”, - дип сөйләде ул.
また、「巡礼参加者は8月4日から出発する。カザンからモスクワに行く幾つかのグループがある。巡礼参加者のグループは8月15日まで毎日出発する。」と伝えた。

Былтыр 1700 татарстанлы хаҗ кылган. 2018 елда Татарстан мөселманнары Диния назәрәте "Хаҗ” программасы бәяләрен 10-15 мең сумга күтәргән.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хаҗга баручыларны Согуд Гарәбстанында йогышлы авыру йоктыру куркынычы булуы турында кисәткән иде.
去年は1700人のタタールスタン住民が巡礼に参加した。2018年にタタールスタンのムスリム信仰省は「巡礼」プログラムの費用を10000~15000ルーブルに増やした。
Роспотребнадзорのタタールスタンにある事務局は、巡礼の参加者に対してサウジアラビアで感染性の病気にかかる危険があることに関して警告した。

 

төркем: グループ
хак: 目的
урынбасар: 代理(deputy)
тәшкил: 組織
буш: 空いた
калу: 残る
бәя: 費用
күтәрү: 増やす
идарә: 事務局
йогышлы: 感染性の
йоктыру: 病気にかかる
куркыныч: 危険
кисәтү: 警告する

Өчпочмак пешерү рецепты / ポシポシマクを作るためのレシピ

tatar-today.ru

 

Камыр ясау өчен:
生地を作るためには

500 грамм он
500グラムの小麦粉
260 миллилитр сөт
260mLの牛乳
15 грамм чүпрә
15グラムの酵母
бер бал кашыгы тоз
小さじ1杯の塩
1.5 бал кашыгы шикәр комы
小さじ1.5杯の砂糖
60 грамм ак май
60グラムのバター
дүрт аш кашыгы көнбагыш мае
大さじ4杯のひまわり油
ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
卵2個 (よくわからない)

Эчлеге өчен:
中身を作るには

400 грамм тавыкның түш ите
400グラムの鶏胸肉
450 грамм бәрәңге
450グラムのジャガイモ
бер баш суган (100-120 грамм)
玉ねぎ1個(100-120グラム)
50 миллилитр тавык шулпасы
50mLの鶏のブロス
дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч
大さじ4杯のひまわり油、塩、と適量の胡椒
* Тавык итеннән тыш. башка төрле ит тә алырга мөмкин, бары дуңгыз ите генә булмасын, чөнки мөселман татарлар дуңгыз ите ашамыйлар.
鶏肉以外でも何種かの肉で作ることができるが、ムスリムタタール人は豚肉を食べないので、豚肉は使わない。

1нче эш
Камыр әзерләү
1. 生地を作る

Җамаякка җылымса сөт салып, ак май өстәгез, чүпрә кушып җибәрегез, шикәр комы, тоз салыгыз һәм он иләгез, барысын бергә кушып болгатыгыз да камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплагыз да бер сәгатькә җылы урынга куегыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).
ボウルに暖かい牛乳を入れ、バターを加え、酵母を加えてかきまぜる。砂糖、塩を入れて小麦粉を入れる。全て一緒にかき混ぜて生地にする。生地をつくるとき、生地に大さじ4杯の油を加える。生地の上にカバーをし、1時間暖かい場所においておく。(約二倍くらいに増える)

2нче эш
Эчлек әзерләү
2. 中身を作る

Камыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, шунда эчлекне бергә кушыгыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибегез һәм барысын бергә болгатыгыз. Плитәне уртача кызулыкка куегыз да 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатыгыз һәм суынырга куегыз.
生地を放置している間、玉ねぎを小さく四角に切って肉とジャガイモを切り分ける。フライパンに油を大さじ4杯、ブロスを50mL加えて、そこで中身を一緒に混ぜる。必要量の塩と胡椒を入れて全て一緒にかき混ぜる。コンロの中火でおいて20~25分おいて、最後まで火にかけない(よくわからない)。それからボウルにあけて冷ます。

3нче эш

Камырыгызны он сипкән куна тактасына алып куегыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтегез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтегез.
生地に小麦粉をまぶして引伸ばすための板に移し、長方形のソーセージのような(?)形に仕上げる(ここもよくわからない)。それから70~75グラムの大きさに小さく切ってから15分待つ。

4нче эш

Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз.
そのあと、直径15~16cmくらいになるように伸ばしていく。引き伸ばされた真ん中に80~82グラムの中身を出す。

5нче эш

Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.
中身を足した生地を三角形の形にし、一緒に端を折る。真ん中に小さな穴をあける。

6нчы эш

Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз. Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.
フライパンに油を加えて、そこにオシポシマクを並べて入れる。2個の卵の黄身を混ぜ、それをオシポシマクの上でひきのばす。フライパンで150度以下の弱火で30~35分温める。

7нче эш

Табаны мичтән алыгыз һәм 5-10 минут суынганын көтегез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз. Тәмле булсын!
フライパンをコンロから取り出して5~10分間冷ます。完成。


он: 小麦粉
чүпрә: 酵母
бал кашыгы: 茶さじ
ак май: バター
көнбагыш: ヒマワリ
түш: 胸
шулпа: ブロス(スープ)
кирәгенчә: 適切な
борыч: 胡椒
төрле: 何種か
мөселман: ムスリム
җамаяк: ボウル
җылымса: 暖かい
кушу: 混ぜる
өстәү: 加える
каплау: カバーする
кую: 置く
арту: 増える、成長する
кабару: ふくらませる
вак: 小さい
турау: 切る
таба: フライパン
болгату: かき混ぜる
плитәле: コンロ
беткәнче: 最後まで
суыну: 冷ます
сибү: 散らす
колбаса: ソーセージ
тәгәрәтү: 丸める
кырый: 端
бөкләү: 折る
тишек: 穴
тезү: 並べる
мич: コンロ

Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга нотариус булып эшләргә рөхсәт иттеләр / サウジアラビアで女性に公証人として働く許可が出る

tatar-inform.tatar

 

Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга нотариус булып эшләргә рөхсәт иттеләр
サウジアラビアで女性に公証人として働く許可が出る

Бу илдә әле июньдә генә хатын-кызларга машина йөртү хокукы бирелгән иде.
この国ではまだ六月に女性が車の運転免許が与えられるようになったばかりである。

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга нотариус булып эшләргә рөхсәт иттеләр. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы "Араб ньюс" газетасына сылтама белән хәбәр итте.
サウジアラビアで女性に公証人として働く許可が出た。これに関して「インターファクス」のエージェントは「アラブニュース」新聞の参照とともに報道した。

Шулай итеп, хатын-кызларга ил тарихында беренче тапкыр нотариус булып эшләү мөмкинлеге бирелде, диелгән газетада.
したがって、女性はサウジアラビアの歴史上初めて公証人として働く可能性がうまれたと、新聞で伝えられている。

Июньдә Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга машина йөртү хокукы бирелгән иде.
六月にサウジアラビアでは女性に自動車の運転免許が与えられるようになった。

 

Согуд Гарәбстаны: サウジアラビア
нотариус: 公証人
рөхсәт: 許可
әле: 現在、未だ
йөртү: 運転する
хокук: 許可
сылтама: 参照
шулай итеп: ゆえに

 

適切な記事の長さがよく分からないが、もうちょっと長い方がよさそう。昨日のは長すぎ。

Яшел Үзәнгә Мәскәүдән күчмә музей-күргәзмә килә / ヤシェルウザンにモスクワから移動式の美術館展覧会が来る

tatar-inform.tatar

11-12 һәм 13-15 яшьлек балалар, рәсем бәйгесендә катнашып, "Артек"ка юллама ота алачак.

11~15歳の子供たちが、絵画の競技に出場し、Artekへ入る許可を獲得するだろう。

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 13 июль көнне Яшел Үзәндә «Сәнгать белән очрашу урыны» Бөтенроссия проекты ачыла. Россия Мәдәният министрлыгы һәм «РОСИЗО» Музей-күргәзмә үзәге оештырган проект быел тагын 9 төбәкне колачлый. Алар арасында Яшел Үзән шәһәре дә бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7月13日にヤシェルウザンで「アートと会う場」というブテンロシアのプロジェクトが開かれる。
ロシア文化省と「ロシゾ」美術館展覧会自身によって開かれたプロジェクトは今年他に9地区を数える。その中でヤシェルウザン市も含まれる。これについてタタールスタン文化省がプレスリリースを伝えた。

Проектның максаты – Россиянең читтәге төбәкләрендә яшәүчеләрне совет чоры рәссамнары иҗаты белән таныштыру. Булачак мәдәниятләре – Мәскәү дәүләт педагогика университеты студентлары - «РОСИЗО» белгечләре әзерләгән материаллар буенча интерактив экскурсияләр, Рус музее сәнгать белгечләре яздырган видеолекцияләр дә тәкъдим итәчәк.

プロジェクトの目的は、ロシアの国外の地域で生活するソビエト時代の画家たちの創作を紹介することである。将来の文化の担い手、モスクワ帝国教育大学の学生は、「ロシゾ」の専門家たちが準備した物品に沿ってインタラクティブなエクスカーションを開催し、ロシアの美術館のアート専門家たちによって書かれたビデオ講義も提案されるだろう。

Проектның яшь катнашучыларын - 11-12 һәм 13-15 яшьлекләрне - «Минем картина сөйли» дигән төбәкара рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар. Финалга чыгучылар «Артек» Халыкара балалар үзәгенә тематик сменаларга барачак. Мәскәүдә проектта җиңүчеләрнең күргәзмәсе оештырылачак. Бу - бәйгенең нәтиҗәсе булачак.

Яшел Үзәндә күргәзмә 13 июльдән 29 июльгә кадәр эшләячәк. Адресы: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 13. «Яшел Үзән музыка театры».
Күргәзмә белән танышу, экскурсияләр һәм лекцияләр – барысы да бушлай.

つかれた。


күчмә: 移動性の
күргәзмә: 展覧会
рәсем: 絵画
бәйге: 競技
оту: 獲得する
юллама: 許可
сәнгать: アート
төбәк: 土地、地区
хакта: 〜について
матбугат: プレス
максат: 目的
читтәге: 地域の、外国の
иҗат: 創作
таныштыру: 紹介する
дәүләт: 帝国、財産
белгеч: 専門家
буенча: 〜に沿って
тәкъдим: 提案

гы, геがよく分からない。

Исәнмесез!

こんにちは。tozangezanと言います。タタール語オリンピックの決勝に出場することを目標に、タタール語を勉強しています。(最近ANA TELEのアカウントを手に入れたので、本格的に勉強を始めました。)

 

語彙力や読解力強化のため、タタールスタンのニュースを日本語に翻訳していきたいと思います。単語のメモなども追加する予定です。

 

ニュースは、当面の間 https://tatar-inform.tatar/ から持ってくることにします。

 

一学習者の練習なので、情報としてあまり参考にしないでください。気になったニュースは原文を自分で読んでください。間違いを指摘してくれると嬉しいです。