Япон Бүресе

Татарстанның яңалыкларын япон теленә тәрҗемәләү / タタール語を日本語に翻訳練習。正しい情報は原文を参照してください。

Татарстан хаҗ кылучыларының беренче төркеме Согуд Гарәбстанына 4 августта китә / タタールスタン、メッカ巡礼の参加者の最初のグループはサウジアラビアに8/4に出発。

tatar-inform.tatar

Быел 1800 татарстанлы хаҗ кылачак.
今年は1800人のタタールスタン住民がメッカ巡礼に参加する。

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 4 августта Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларның беренче төркеме Согуд Гарәбстанына китәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Хаҗ” директоры урынбасары Илдус Сабитов хәбәр итте.
8月4日にタタールスタンからメッカ巡礼に参加する巡礼者の最初のグループがサウジアラビアに出発する。このため、「Tatar-inform」のエージェントにタタールスタンのムスリム信仰省の「巡礼」の責任者代理であるイルドゥス・サビトフが伝えた。

Быел Россия өчен квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән. Сабитов әйткәнчә, квота буенча буш урыннар калмаган.
今年ロシアのための割り当ては20500枠を数えた。タタールスタンの巡礼者のためには今年は1800枠与えられることになった。サビトフが伝えるところによると、割り当ての中で空きは残らなかったという。

“Хаҗ кылучылар 4 августтан китә башлый. Казаннан Мәскәүгә бара торган берничә төркем булачак. Хаҗ кылучылар төркеме 15 августка кадәр көн саен китәчәк”, - дип сөйләде ул.
また、「巡礼参加者は8月4日から出発する。カザンからモスクワに行く幾つかのグループがある。巡礼参加者のグループは8月15日まで毎日出発する。」と伝えた。

Былтыр 1700 татарстанлы хаҗ кылган. 2018 елда Татарстан мөселманнары Диния назәрәте "Хаҗ” программасы бәяләрен 10-15 мең сумга күтәргән.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хаҗга баручыларны Согуд Гарәбстанында йогышлы авыру йоктыру куркынычы булуы турында кисәткән иде.
去年は1700人のタタールスタン住民が巡礼に参加した。2018年にタタールスタンのムスリム信仰省は「巡礼」プログラムの費用を10000~15000ルーブルに増やした。
Роспотребнадзорのタタールスタンにある事務局は、巡礼の参加者に対してサウジアラビアで感染性の病気にかかる危険があることに関して警告した。

 

төркем: グループ
хак: 目的
урынбасар: 代理(deputy)
тәшкил: 組織
буш: 空いた
калу: 残る
бәя: 費用
күтәрү: 増やす
идарә: 事務局
йогышлы: 感染性の
йоктыру: 病気にかかる
куркыныч: 危険
кисәтү: 警告する